Юл-транспорт һәлакәтеннән соң трассаны япканнар

Бүген, 9:00 сәгатьтә, «М5-Урал» федераль автомобиль юлының 1726 нче чакырымында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган.

«Вольво» йөк автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып Лада Гранта машинасына бәрелә. Прицеплы фура бөтен авырлык белән җиңел машина өстенә ауган һәм юлны аркылыга япкан, дип яза «Башинформ».

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Гранта йөртүчесе имгәнгән.

Хәзер әлеге трасса тулысынча ябылган.


Фикер өстәү