Татарстанда балыкчылар югалган. Ык елгасында аларның бозга каткан көймәсен тапканнар

Татарстанда 2 балыкчыны злиләр. Алар 4 ноябрьдә Минзәлә районында балык тотарга киткән җирдән кире әйләнеп кайтмаган. “ЛизаАлерт” эзләү отряды балыкчыларның билгеләрен бастырып чыгарган, дип яза “Челнинские известия”.

44 яшьлек Вәлиев Айрат Заһир улы югалган. Билгеләре: буе – 170 см, уртача гәүдәле, аксыл коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Балыкчылар костюмы, яшел итек кигән.

44 яшьлек Әхмәтшин Алик Әхмәт улы югалган. Билгеләре: буе – 177 см, уртача гәүдәле, чал чәчле, коңгырт күзле. Кара фуфайка, коңгырт төстәге кышкы комбинезон, соры итек, бәйләгән җылы башлык кигән.

Эзләүчеләргә ярдәм итә алырдай мәгълүматларны 8 (800) 700-54-52 телефоны (бушлай) аша шалтыратып хәбәр итүе сорала.


Фикер өстәү