Чаллыда ике үсмер кызны эзлиләр

Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә ике үсмер кызны эзлиләр. Алар өйләреннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу хакта югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүче төркемнең “ВКонтакте”дагы акккаунтында хәбәр ителә.

14 яшьлек Мария Земляных 10 октябрь кичендә өеннән чыгып киткән. Карап торышка 16-17 яшь, буе 170-172 см, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле (“мелирование” ясаткан), коңгырт күзле. Кирпеч төсендәге пуховик (тезгә кадәр), зәңгәр джинсы, соргылт төстәге көзге итек, артына йөрәк рәсеме төшерелгән ак кофта кигән булган. Кызның җилкәсендә миңе бар.

16 яшьлек Элеонора Фрейберг 6 октябрьдә өеннән китеп юк булган. Карап торышка 16-17 яшь, буе 170-172 см, ябык гәүдәле, буялган аксыл чәчле, зәңгәр күзле. Ачык соргылт төстәге, башлыклы кыска пуховик, зәңгәрсу төстәге джинсы, ак футболка, алсу төстәге носки, куян колаклары белән бизәлгән аксыл төстәге туфли кигән булган. Кызның борынында пирсинг бар.

Үсмерләрне беләүчеләр булса, 02 һәм 8-917-915-86-85 телефоннары аша шалтыратып хәбәр итүне сорыйлар. Шулай ук кызларны эзләүдә ярдәм итәргә теләүчеләр кирәк.


Фикер өстәү