Әнисе шалтыратканнан соң югалган: Татарстанда 19 яшьлек егетне эзлиләр

Егетнең аерым билгеләре – пирсинг һәм татуировкасы бар.

Чаллының “Комсомольский” полиция бүлеге шәһәрдә яшәүче 19 яшьлек Гущин Иван Владимировичны эзли. Ул 23 декабрьдә өеннән (Казан проспектындагы йорттан) чыгып киткән. Соңгы тапкыр әнисенә шул ук көнне кичке 11ләр тирәсендә шалтырткан. Шуннан соң юк булган, дип яза “Челнинские известия”.

Билгеләре: карап торышка 19-22 яшьләр тирәсендә , ябык озын гәүдәле, буе 192 см, коңгырт күзле, коңгырт чәчле (иңбашына төшеп торган карэ стилендә).
Кара джинсы чалбар, “Питерский щит” дип язылган кара куртка, кара кроссовка, соры бейсболка, кара төстәге битлек кигән.
Аерым билгеләре: куллары һәм иңбашлары татуировкалы, борыны һәм иренендә пирсинг, кулларында киселгәнннән соң калган яра җөйләре бар.
Егетне күрүчеләрдән яки аның кайда икәнен белүчеләрдән +7 904 767-40-35 яисә 02 телефоны аша шалтырату сорала.


Фикер өстәү