Декабрьдә пенсия белән пособиеләр ике тапкыр биреләчәк

Гыйнвар ае пенсияләре инде декабрьдә үк биреләчәк. Биредә сүз акчаны 5 яки 10нчы числода алучылар турында бара. Бу хакта “Известия” Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып яза.

Шулай итеп, акчаны банк картасына алучыларның гыйнвар ае пенсиясе 28 декабрьгә кадәр күчереләчәк. Шул ук вакытта акчасын почта аша алучыларга пенсия гыйнварда бирелә.
Пенсияләрдән тыш, гыйнвар ае өчен күп кенә пособиеләр дә вакытыннан алда биреләчәк. 28 декабрьгә кадәр карталарга балалар өчен, хәрбиләр һәм аларның гаиләләре әгъзалары өчен пособиеләр, ана капиталыннан ай саен бирелә торган акчалар күчереләчәк.
Башка социаль түләүләргә (инвалидлык буенча түләүгә, СССР һәм Россия Геройлары, Хезмәт Геройлары, “чернобыльчеләр” һәм башкалар өчен түләүләргә) дә кагыла бу.


Фикер өстәү