Татарстанда 1,3 меңләп гаилә ана капиталыннан ай саен түләү алып барачак

Татарстанда 1,3 меңләп гаилә ана капиталыннан ай саен түләү алып барачак. 150дән артык ата-ана 3 яшькә кадәрге һәр баласына ике һәм аннан күбрәк түләү рәсмиләштергән.

Социаль фондның республикадагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2023 елдан башлап, 3 яшькә кадәрге һәрбер балага (беренче баланы да кертеп) ана капиталыннан түләү бирелә. Моңа кадәр ата-аналар икенче баласы туган очракта гына сертификаттан акча алу мөмкинлегенә ия иде. Гаиләдә 3 яшькә кадәрге берничә бала тәрбияләнсә дә, бер генә түләү бирелде. Татарстанда айлык уртача түләү күләме 11852 сум тәшкил итә.

Ана капиталыннан түләү, ата-ана мөлкәтен һәм мәшгульлеген исәпкә алмыйча, җан башына туры килә торган кереме ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Гаиләдә 3 яшькә кадәрге берничә бала булып, түләү гаиләнең керемен ике яшәү минимумыннан арттырмаган очракта, ата-ана тагын бер түләү рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.

Сүз уңаеннан, былтыр Татарстанда «больничный»лар түләүгә һәм бала тууга бәйле пособиеләргә барлыгы 20,4 миллиард сум тотылган.

 


Фикер өстәү