Лисичанск шәһәреннән Бөек Ватан сугышы ветеранын Яңа ел белән котлаганнар

“Вместе мы можем больше” волонтерлык хәрәкәте лидеры Лариса Нуриева Лисичанскидан Бөек Ватан сугышы ветераны янында булып кайткан.

Түбән Камада яшәүче туташ туып үскән шәһәрендә һәм бөтен Татарстанда яшәүчеләр исеменнән Владимир Сильвановичка Яңа ел бүләкләре тапшырган, дип яза “Татар-информ”.
Волонтер, тәм-томнардан тыш, фронтовикның кызына шәхси гигиена әйберләре дә биреп калдырган.

“Без Сезнең белән горурланабыз. Фашизмга каршы көрәштәге батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Без беркайчан да бу хакта онытмаячакбыз. Сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез һәм әле тагын Сезгә кунакка киләчәкбез”, – дип вәгъдә иткән Лариса Нуриева Владимир Сильвановичка.


Фикер өстәү