Фетнәчене сайлауга кертмиләр. АКШта тавыш өчен тавыш чыга

Дөньядагы иң зур державаның сайлау елы әлегә башланмаса да, Америкада Президентлык өчен көрәш кискенләшә. Колорадо штаты кандидатлар исемлегенә Трампны кертмәү турында суд карары кабул итте.

АКШ Конституциясенә 14 нче төзәтмә фетнәдә катнашкан кешеләрне сайлану хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкинлек бирә икән. Трамп яклылар исә, 2021 елның 6 гыйнварында Капитолийны яулап алып, аздан гына яңа сайланган Байден хакимиятен бәреп төшермичә калдылар бит. Шул гамәлләр бүген Трампка каршы эшли.  Әмма океан артында 24 сәгать эчендә Украина – Россия конфликтын туктатырга, Америка гаскәрләрен Әфганстандагы Баһрам авиабазасына яңадан кайтарырга вәгъдә биргән популистны сайлау алды ярышыннан читләштерү кампаниясе киңрәк җәелеп бара.  Тагын 16 штат аны сайлауда катнашудан читләштерергә телиләр. Белгечләр бу тормышка ашырылса да, Трампның сайлану-сайланмау мөмкинлегенә артык тәэсир итмәячәк диләр, чөнки 17 штат болай да демократлар яклы, аларда барыбер республикачы кандидатны үткәрмәсләр иде. Американың сайлау системасы шулай корылган: анда халыкның күпчелеге яклаган кандидат җиңә алмаска да мөмкин, чөнки барысы да сайлауның икенче этабында хәл ителә. Трампны башка штатлар якласа, аның җиңүгә шансы барыбер кала. Мәсьәләнең катлаулы башка ягы калкып чыга. Әгәр сайлауда Трамп җиңсә, 17 штат сайлау нәтиҗәләрен танымаска мөмкин, Байден җиңсә, башка штатлар фетнә чыгара ала. АКШта 2020 елда BLM (аббревиатура «кара тәнлеләр гомере әһәмияткә ия» дигән мәгънә бирә) төсле революция башлап җибәргән иде бит инде. Ул җиңмәсә дә, кара тәнлеләр өстенлеге җәмгыятьтә үзен сиздерә, аларга сүз әйтү, каршы гамәлләр кылу куркыныч. 2024 ел сайлавы башланып киткән сценарий буенча барса, илдә ике Президент, ике администрация барлыкка килүе ихтимал. Бу инде тулы канлы гражданнар сугышы дигән сүз. Фараз тормышка ашачак, дип әйтергә җыенмыйбыз, шундый потенциаль мөмкинлек туа. Трампның әлегә, Югары судка мөрәҗәгать итеп, үзенең барлык штатларда да сайлану хокукын кайтару шансы бар. Эш аның сайлану-сайланмавында да түгел, американнарның үзләре арасыннан яшьрәк һәм акылга таман булмаган бер абруйлы кандидат та күрсәтә алмауларында. Үзен бөеккә санаган җәмгыятьтә пассионарлык бетеп бара.

Трампның яңадан хакимлеккә килүеннән Европада да куркалар. Германиянең оборона министры Борис Писториус: «Әгәр Трамп яңадан сайланса, бу Европа өчен һәлакәт булачак», – дип белдерде.

 

              Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү