«Казан егетләре» солисты: «Улыбызның кулында ике генә бармак»

«Казан егетләре» солисты Айсаф Хаҗиев һәм аның тормыш иптәше Рәзилә үзләренең хис-кичерешләрен сөйләделәр. Аларның уллары Айхан сул кулында ике бармак белән генә туган. Хәзер балага 2 яшь.

«Казан егетләре» солисты Айсаф Хаҗиев: «Улыбызның кулында ике генә бармак»

«Улыбыз «с изюминкой» туды, – дип сүзен башлады Айсаф. – Барысын да төгәлрәк итеп тормыш иптәшем Рәзилә сөйләп бирә алыр», – диде ул.
«Икенче балага көтмәгәндә уздым. Бу әлеге дә баягы ковид котырган чаклар иде. Без Айсаф белән икебез дә чирләдек. Шулай да бәби көткәнне белгәч бик сөендек. Бар да яхшы гына барды. Беренче УЗИда кыз була диделәр. Олысы да кыз. Әлбәттә, икенчесен малай булсын дисең бит инде. Ярар, кыз булгач кыз, дидек. Икенче УЗИ килеп җитте. Караган вакытта табибның йөзе үзгәргәнен сизеп алдым. Ул, чыгып, башка табибларны да чакырды. Мин борчыла ук башладым. Шунда миңа баланың сул кулында ике генә бармагы булуын әйттеләр. Күземнән шунда ук күз яшьләре ага башлады. Ничек инде ул алай? Беренче УЗИда бар да яхшы дип әйттеләр бит. Киенеп чыгарга әзерләнгәндә, кисәк аңыма килеп, минем бит малай түгел, ә кыз дидем. «Юк, шик булырга мөмкин түгел, сезнең карында малай», – диделәр. Мин ышанмагач, кире яткырып, «дәлилне» дә күрсәттеләр. Мин шунда сөенеп куйдым. Урамда Айсаф белән кызыбыз Айзилә көтеп тора иде. Яшьле күзләрне күреп Айсаф нидер булганын аңлап алды. Сөйләп биргәч икәүләп еларга тотындык. Башка клиникага барып тагын бер тапкыр УЗИ үтәргә кирәк дигән фикергә килдек. Юлда барганда безнең кыз түгел, малай булачагын әйттем Айсафка. Бу хәбәр аны да шатландырды. Ул беренчесен дә малай була дип хыялланып йөргән иде бит. Икенче җирдә дә шул ук диагноз куелды. Баш бармак һәм чәнти бармак кына бар, диделәр. РКБга җибәрделәр. Анда безнең алда җитди сайлау торуын әйттеләр – баланы калдыру яки аборт. Аңынчы Мәскәүдә бик тә катлаулы анализ бирергә мөмкин булуын да җиткерделәр. Кыйммәтле бу анализ баланың башка әгъзаларын да төгәл тикшерергә мөмкинлек бирәчәк, диделәр алар. Ризалаштык.

Эчтән бала яткан суны алып тикшерделәр. Биопсия ясалды. Анализ нәтиҗәләре ике атнадан соң килде. Башта конвертны ачарга курыктым. Айсафка шалтыраттым. Ул борчылма, ач, диде. Анда баланың баш миендә дә, йөрәгендә, башка җирендә дә патология табылмавы, бары тик бармаклары гына төгәл түгеллеге язылган иде. Генда да андый авыру барлыгы расланмады. Шуннан соң безне берничә тапкыр тагын РКБга чакырдылар. Врачлар җыелып безгә бер сорау бирде: калдырабызмы, юкмы? Бу сорауны безгә туганнардан да ишетергә туры килде. «Сезгә кирәкме бу?», «Ничек моның белән яшәргә уйлыйсыз?» – диде алар. Бик авыр булды шул чакта. Барысына да бер шиксез калдырабыз дип җавап бирдек…»
«Дөресен әйткәндә, бала туганчы ут йотып тордык, бар да яхшы булсын дидек, – ди Айсаф. – Психологлар эшләде. Һәр приемда безне мондый баланы тәрбияли алырлармы дип сынап карадылар. Шунда ук, бала тугач та, аның белән үз-үзеңне ничек тотарга өйрәттеләр. Иң мөһиме – бала кимсенү хисе тоймасын».


«Айханны РКБда таптым. Әле дә хәтерлим, баланы тугач та күкрәгемә салдылар. Шунда улым сул кулындагы бармаклары белән битемне сыйпагандай итте. Мин түзми елап җибәрдем. Сабыем! Табиблар башта аңламады, баланың бармакларын күргәч кенә төшенделәр», – ди яшь әни Рәзилә Хаҗиева.
Әти-әнисе аның фотоларын социаль челтәрләрдә ничек бар шулай урнаштыра. Кулларын яшермиләр. Үзенә дә аларны күрсәтәләр. «Күрсен, без аны ничек бар шулай яратабыз. Кимсенмәсен, үзен ничек бар шулай кабул итеп үссен», –диләр. Тиздән Айхан балалар бакчасына барачак. «Башта тәрбиячеләр белән сөйләшәсе булыр. Балалар Айханга каты бәрелмәсеннәр иде», – дип борчыла Рәзилә.
Күренеп тора, Айханны әти-әнисе бик ярата. Аның якты дөньяга шулай туачагына алар әзер булган. Әйтергә кирәк, бөтен әтиләр дә баласын гарип килеш кабул итә алмый. Бу хакта Рәзилә дә әйтте. Балалары «с изюминкой» туган әти-әниләрнең үз чатлары бар. Күпләренең ирләре балалары тугач та аерылып киткән. Гарип балаларны үзләре генә үстергән аналар шактый», –диде ул.
Айханны әби-бабайлары да сөеп туялмый икән. Аны гаиләдә исеме белән түгел, Бәхет дип атарга ияләшкәннәр.


Рәзилә үзе Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан. Айсаф Саба районы Юлбаттан. Бер-берсен инстаграм аша тапканнар. «Без институтта укыганда егетләр белән минем машинада төрле җырларга каверлар төшерә идек. Шуларның берсенә Рәзилә лайк куйды. Мин аны күреп алдым һәм танышырга булдым. Шул көннән бирле бергә без», – диде Айсаф танышу тарихын искә алып.

Социаль челтәрләр дигәннән, Рәзилә Айханның фотоларын махсус хэштек белән урнаштыра. Аны күреп инде Белоруссиядән, Кыргызстаннан, хәтта Америкадан язучылар бар икән. «Сездә дә шулай икән, алга таба нинди планнарыгыз дип сорыйлар. Үзләре дә киңәшләр бирә. Кунакка чакыручылар да бар. Инглиз телен яхшы белгәнгә, чит ил кешеләре белән аралашуы җиңел миңа», – ди Рәзилә.
Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә язучылар да бар икән. Янәсе: «Алдан нәрсә карадыгыз?», «Гарип буласын белмәдегезмени?», «Нигә мондый бала алып кайттыгыз?» дип язалар икән. «Йөрәккә тигән нәрсәләр күп инде ул, бөтенесен дә әйтеп бетереп булмый. Алга таба да балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын», – ди яшь гаилә. Айсафка да, Рәзиләгә дә киләсе елда 29 яшь тула. Кызлары Айзиләгә – 4.
«Айханны үскәч бокска бирәсем килә. Белештем инде, мондый диагноз белән алалар икән», – ди Айсаф улын кочаклап…

Айзирә Имамова

Чыганак: Шәһри Чаллы

 


Фикер өстәү