Казанда кичә югалган 14 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда тәүлек буе 14 яшьлек Әдилә Гыйзбуллинаны эзлиләр. “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, үсмер кичә өеннән чыгып киткән һәм суга төшкәндәй юк булган.

Баланың гәүдә озынлыгы – 155-160 см. Иңбашларыннан бераз төшеп торган коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Аксыл төстәге куртка, кара чалбар, ак свитер, коңгырт төстәге ботинка, соры башлык һәм шарф кигән. Үзе белән фирәзә төсендәге (зәңгәрсу-яшькелт) биштәрен алган.


Фикер өстәү