Татарстан торакны аренда алып яшәү мөмкинлеге буенча өченче урынга чыккан

Торакны арендага алып тору өчен республикада яшәүчеләрнең гомуми кереме 74,5 мең сумнан ким булмаска тиеш.

Татарстан торакны аренда алып яшәү мөмкинлегенә ия булучылар саны ягыннан Россия төбәкләре арасында өченче урынга чыккан. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Республикада яшәүчеләрнең 65,8 проценты торакны озак вакытка арендага алып яшәргә мөмкин. Әмма моның өчен гаиләдә гомуми керем күләме 74,5 мең сумнан ким булмаска тиеш.

Рейтингта Кемерово өлкәсе беренче урынга чыккан. Биредә озак вакыт эчендә кеше фатирына түләп тора алучылар өлеше 70,2 процент тәшкил иткән. Санкт-Петербург (68,3 процент) бу җәһәттән икенче урынга чыккан.


Фикер өстәү