Татарстан узган елда тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынга чыккан

Татарстан  бер ел элек тә рейтингның шушы баскычында  булган, әмма хәзер күрсәткечләрен яхшырткан. Бу хакта “РИА Новости” тикшеренүендә әйтелә.

Узган елда лидерлар бишлегендә бер төбәк кенә үзгәргән: Краснодар крае, Белгород өлкәсен артта калдырып, бишенче урынга чыккан. Калган дүртлек – үзгәрешсез. Боларга Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан керә. Шунысы кызык: рейтингта иң алда урнашкан өч төбәктә тормыш сыйфаты буенча күрсәткечләр 2020 елдагы белән чагыштырганда берникадәр начарайган. Әйтик, бер ел элек Мәскәү 82,164 күрсәткеченә ия булса, хәзер – 81,352. Санкт Петербург күрсәткече 80,634 дан 80,241гә калган. Мәскәү өлкәсенең 76,068 күрсәткече 75,858гә алышынган. Шул ук вакытта Татарстан күрсәткече яхшырган (2020 елда – 66,624, 2021 елда – 69,361).

Тормыш сыйфаты буенча төбәкләр арасында инде менә унынчы тапкыр төзелгән рейтинг нигезенә тормыш шартлары һәм социаль өлкәдәге вазгыять буенча 67 күрсәткеч алынган.

Калмыкия, Ингушетия, Курган өлкәсе, Алтай һәм Бурятия республикалары, Яһүдиләр автономияле өлкәсе, Карачай-Черкас Республикасы, Байкал аръягы крае, Тыва Республикасы рейтингта иң соңгы урыннарда калган.


Фикер өстәү