Татарстан узган елда хезмәт базарында зур уңышларга ирешкән 5 төбәк арасына кергән

Татарстан 2022 елда хезмәт базары буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынга чыккан. Безнең республика бу җәһәттән Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Коасноярск краеннан гына калышкан.

Татарстан Республикасының рейтинг баллы 2021 елдагы белән чагыштырганда 2,5кә яхшырып, 79,4 кә җиткән (бу яктан төбәкләр бишлегендә – икенче урында). Бары тик Красноярк краенда гына хезмәт базары ныграк үзгәргән (3,9 баллга яхшырып, 80гә җиткән). Калганнарының хезмәт базарындагы уңышлары әлләни зур түгел. Шул ук вакытта Санкт-Петербургның күрсәткече 1,3кә начараеп, 95,2 баллга калган.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, бу төбәкләрдә социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе, хезмәт хаклары – югарырак, ә эшсезлек, киресенчә, кимрәк дәрәҗәдә.

Ә менә Ингушетия (6,4 балл), Чечня (12,1) һәм Кабарты-Балкар (13,7 балл) рейтингның иң ахырына эләккән.


Фикер өстәү