Казанда 12 яшьлек кызны эт талаган

Прокуратура әлеге очракны тикшерә.

Казан прокуратурасы 12 яшьлек кызга эт ташлануы җәһәтеннән алынган мәгълүматларны тикшерә. Күзәтчелек ведомствосы урам этләре белән эш итү буенча законның ни дәрәҗәдә үтәлүен бәяләячәк. Тикшерү нәтиҗәләренең килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау мөмкинлеге бирүе көтелә. Әлеге очрак буенча прокуратура тиешле чаралар күрәчәк.

Сүз уңаеннан, Оренбургта сукбай этләрнең бер балага һөҗүменнән соң җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү