Кыз бала өстенә футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгатылган

Кукмара районы прокуратурасы кыз бала өстенә металл футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгаткан, дип сөйләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Күзәтчелек ведомствосы капкалар тиешенчә беркетелмәгәнлеген ачыклаган. Шуңа да карамастан, узган елның декабрендә заказ бирүченең кабул итү комиссиясе эшне кабул иткән.

Прокуратура таләбе буенча, билгесез затларга «Ваемсызлык» һәм «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләрне башкару» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Күзәтчелек ведомствосы Кукмара районы башкарма комитеты башлыгыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне таләп итте.

 


Фикер өстәү