Питрәч районының Отар-Дубровка авылы янында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина тулаем диярлек яньчелеп беткән, зур йөк машинасының алдагы кузовына җитди зыян килгән.
Шаһитлар сүзенә караганда, җиңел автомобиль йөртүче һәм пассажир зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.