Казанга керү юлында бензовоз һәм чит ил машинасы бәрелешкән (ВИДЕО)

Казанга керү юлында «Вольво» җиңел машинасы һәм бензовоз бәрелешкән. Җиңел машина пассажирын хастаханәгә озатканнар. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 12.06 сәгатьтә Оренбург трактында фура һәм җиңел машина бәрелешкән», – диелгән ЮХИДИ хәбәрендә.

Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасының 36 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр. Табиблар зыян күрүченең баш мие селкенгәнлеген ачыклаган.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү