Ни өчен Татарстанга табигый газны кысу кирәк?

Татарстанда табигый газны кысу (сыекландыру дип тә атала: ерак ларга шул рәвешле күләмен киметеп ташу җайлырак) комплексын төзергә җыеналар.

“Газпром” югары технологияле заводны 2022 елга сафка бастыруны планлаштыра. Моннан тыш республикада криоген ягулык салу станцияләре (баллоннарга сыекландырылган табигый газ тутыру өчен) челтәре булдырылачагын хәбәр итә “Финам”. Петербургта узган IX Халыкара газ форумы кысасында “Газпром” һәм Татарстан вәкилләре проектка кул куйган.

Төбәктә мондый газны кулланучыларның кемнәр буласы һәм бер елда күпме газны сыекландырырга кирәк буласы билгеләнгәч, комплексны төзү урыны сайлап алыначак.


Фикер өстәү