Республикада юл һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Лаеш районы Зимняя Горка авылында була. Трассада йөк машинасы, «Лада Ларгус» и Daewoo Gentra бәрелешә.

Көчле бәрелүдән чит ил машинасының алгы бамперы очып китә һәм корпусның алгы өлешенә зыян килә, ә «Лада Ларгус» йөк машинасының тәгәрмәчләре астында кала.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» машинасының йөртүчесе һәм дүрт пассажиры зыян күргән.

/Татар-информ


Фикер өстәү