Юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше үлгән

Башкортстанның Кушнарен районында алты кеше юл-транспорт һәлакәтендә үлгән, дип хәбәр итте республика буенча ЮХИДИ идарәсе.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Мәскәү вакыты белән 15:00 тирәсендә М-7 «Волга» автомобиль юлының 1284 нче километрында Skania йөк машинасының сул алгы тәгәрмәче күчәрдән очып чыккан һәм каршы як полоса буйлап барган «Лада Ларгус»га барып бәрелгән. Җиңел машина башка машиналар белән бәрелешә һәм янып китә. «Лада»ның алты пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, тагын дүрт кешене хастаханәгә озатканнар.

Билгеле булганча, машина кешеләрне Уфа — Дюртюли маршруты буенча илткән. Полиция авария шартларын ачыклый: пассажирларны йөрткәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерәчәк.

 


Фикер өстәү