Татарстанның Мөслим районында ике фатирлы йортта газ баллоны шартлаган. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәл Иске Карамалы авылында Кооператив урамында була. 50 л күләмдәге газ баллоны шартлаган, бинада түбә ишелгән, стеналар һәм тәрәзә уемнары өлешчә зарарланган.
1973 елгы ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.