Осиново бистәсендә шартлау: бер кешене авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар

Шартлау булган урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм медиклар эшли.

Осиново бистәсендәге торак йорта газ шартлаудан зыян күргән бер кешене авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза.
Зыян күргән тагын өч кешене хастаханәгә салу таләп ителмәгән.

Татарстанда торак йортта газ шартлаган (ВИДЕО)

Басма хәбәрчесенең гадәттән тыш хәл булган урында ясалган фотосурәтеннән күренгәнчә, йортны МЧС хезмәткәрләре эт белән тикшерә.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртәнге тугызлар тирәсендә Осиново бистәсенең Үзәк урамындагы торак йортта шартлау булган. Ике катлы йортның бер өлеше җимерелеп төшкән. Дүрт кешегә зыян килгән.


Фикер өстәү