Татарстанда торак йортта газ шартлаган (ВИДЕО)

Бүген иртән Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә урнашкан ике катлы йорттагы фатирда газ шартлаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Беренче мәгълүматларга караганда, 4 кеше зыян күргән.

Фаҗига Үзәк урамындагы 4нче йортта килеп чыккан. Вакыйга урынында коткаручылар, табиблар һәм хокук сакчылары эшли. РКБның матбугат үзәге хәбәренә караганда, ике ир-ат һәм ике хатын-кыз зыян күргән. Авыл хәлдәге 63 яшьлек ир-атны РКБга алып киткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда, шартлау булган подъезддагы фатирларда 4 кеше булган. Бер кешене янгын сүндерүчеләр алып чыккан, калган өчесе үзләре чыккан. Бер кеше зыян күргән, калганнарына медицина ярдәме кирәк булмаган. Кинологлар үз эшен дәвам итә.

 


Фикер өстәү