Ябыгырга ярамый!

Бөтен яктан бер фикерне кабатлыйлар: «Ябыгырга кирәк. Тән авырлыгы бөтен организмга зыян китерә».

Дөрес кебек ишетелә ул. Әйтик, синең авырлыгың йөз кило икән, син кайда барсаң да, нәрсә эшләсәң дә, шул йөз килоны күтәреп йөрисең. Ә илле килолы кеше илле килосын йөртә. Чуешь ыразницыу? Ул да – кеше, син дә – кеше. Ул –илле кило, син – йөз. Димәк, син тегеңә караганда күбрәк интегәсең, синең илле кило авырлыгың артык. Димәк, җилкәңә һәрвакыт бер капчык бодай күтәреп йөргән шикелле. Кемнең организмы тизрәк туза шулай булгач? Кемнең сәламәтлеге ныграк какшый? Әлбәттә, йөз килолы кешенеке. «Һич кичекмәстән ябыгырга кирәк».

Бу фикер инде хәтсездән һәм бик зур басым белән кабатлана. Сиңа хәбәр итәргә, аңлатырга гына телиләр түгел, сиңа шул фикерне сеңдерергә, күңелеңә киртеп куярга, шул фикер белән сине бәйләп-тышаулап тотарга тырышалардыр кебек.

«Артык авырлык бөтен организмның эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый, йөрәк-кан тамырларын, баш миен, аяк-кулларны, ашкайнату системасын, тын юлларын, бавырны, бөерне, үт куыгын зарарлый, шикәр чире, остеопороз, артроз, артрит, гипертония һ.б. авыруларга сәбәпче була». Әйтерсең, ябык кешедә бу чирләрнең берсе дә булмый инде…

Куркытып әйтелгән сүз дөреслек булып ишетелә. Ябыгырга кирәк! Бер генә артык грамм да калырга тиеш түгел.

Моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Әллә күпме спортзаллар эшли. Әллә күпме дарулар бар – рәхим итеп кенә өлгер. Диеталар. Китаплар. Кулланмалар. Хәтта ашый-ашый ябыга торган ысуллар да бар икән. Фәлән хәтле акчасын түгә-түгә, менә шундый ысуллар белән ябыга да кеше, акчасы беткәч, тукталып кала. Һәм кабат авырлык җыя башлый. Гәүдәсе шул килеш кала, кесәсендәге акча авырлыгыннан гына котыла теге.

Ләкин авырлыкның артык икәнен кем белә? Берәүдә – йөз кило, икенчесендә –илле, ди. Әйе, беренчесе илле килога авыррак. Ә кемнең авырлыгы артыграк? Беренче кеше – ике метрлы, сөякләре эре, җилкәсе киң. Гулливер кадәр. Ә икенчесе кечкенә гәүдәле. Һәм ул – илле кило! Кайсының авырлыгы артык соң инде монда? Бәлки, икесенеке дә нәкъ үзләренә таман гынадыр?

Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, диләр. Нинди спорт? Спорт ябыктырмый. Югары авырлыктагы боксчылар, көрәшчеләр бар. Сумоистлар бар 120–150 килолы. Рәхәтләнеп шпагатка утыралар, сальто ясыйлар. Сыгылмалылык та, җитезлек тә, көч тә бар аларда. Авырмыйлар да. Димәк, үз авырлыклары шундый. 150 кило. Аларның организмы үзен шул халәттә әйбәт тоя.

Артык авырлык бик әйбәт түгелдер. Артык нәрсәнең барысы да зыянлы. Хәтта ул мөлкәт, я акча булса да. Ләкин миңа ябыгу мәсьәләсендә төшенчәләрне аз гына бутыйлардыр сыман тоела. Симерү шикәр чиренә китерә, диләр мәсәлән. Юк, алай түгел, нәкъ менә киресенчә: шикәр чире симерүгә китерә. Чир китерә симерүгә, ә киресенчә түгел. Һәрвакыт дип әйтеп булмый, күп очракта шулай. Кешенең ниндидер әгъзасы, әйтик, йөрәге үз вазыйфаларын үти алмый, үз эшен вакытында башкарып чыга алмый, иртәгәгә калдыра. Ләкин икенче көнне дә якшәмбе түгел, ул көннең дә үз хәстәрлекләре бар. Йөрәк тырышып-тырышып эшли, еш-еш тибә, тик барыбер ерып чыга алмый. Тагын иртәгә калдыра. Шул рәвешле, моның калган эшләре май булып җыела, тын алырга да ирек бирми. Нәтиҗәдә ул хәлдән тая, аяктан егыла. Монда аның маен алып ташларга (ябыгырга) түгел, ә йөрәкне көндәлек мәшәкатьләрен үзе ерып чыгарлык хәлгә китерергә кирәк.

Организмның авырлыгы вакыт белән дә үзгәрә. Яшь чакта ул сөйгән егете янына чыккан кыз кебек җыйнак була. Аңа берни дә кирәкми: бар байлыгы үзе белән – бизәнгечләр, бүтән кирәк-яраклар салынган сумочкасын иңенә аса да канатланып оча гына. Олыгая төшкәч, кышларга дип шәһәрдәге килененә барган әби хәленә кала: төенчек өстенә төенчек җыела – алмаш кием дә кирәк, даруларын да тутыра, йөзләре ачылмасмы, дип тавык-казын да ала. Шулай итеп, картая-картая организмның йөге арта, ул калыная, киңәя, авырая башлый.

Ябыгуның иң ышанычлы һәм зарарсыз юлы берәү генә. Башта картаюдан котылырга кирәк, аннан – чир-чорлардан һәм иң соңыннан гына теге яки бу урында җыелган майлардан. Хәер, соңгысы бик мөһим дә түгел бугай. Яшь һәм таза организм май җыеп ятмый бит инде, нәрсәгәдер кулланып, яндырып бетерә.

Ябыгырга тырышуны мин болай күз алдына китерәм. «Монысы сиңа кирәкми, монысы артык!» – дип, шәһәрдәге килененә җыенган кортканың төенчекләрен талап алган кебек. Алмаш киемнәрен, күчтәнәчләрен, даруларын йолкып алып кына аннан кыз ясап булмый бит инде. Һәм кыз булу аңа кирәкми дә. Алтмыш-җитмеш яшьтә кыз булу ул унҗидедә әби булу сыман… Адәм кыяфәтендә сурәтләсәң, безнең организм да шулай төсмерләнә. Аның үз вакыты, үз хәстәрлекләре, үз авырлыгы.

 


Фикер өстәү