Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда үзгәрешләр булырга мөмкин

2026 елда үзебезнең компьютер программаларына күчәбез.
Рособрнадзор БДИгә бәйле барлык системаларны 2026 елга кадәр үзебезнең компьютер программаларына күчерәчәк. Ә киләсе елда аны инде кайбер төбәкләрдә сынап караячаклар. Бу хакта “rg.ru” яза.

Ведомствода вәгъдә итүләренчә, яңа программага күчү имтихан бирелергә тиешле күпчелек фәннәрнең эчтәлегенә кагылмаячак, аларның катлаулылыгына, билгенең гаделлегенә йогынты ясамаячак. Шул ук вакытта информатика һәм чит телләр буенча имтихан бирүдә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Яңа программалар илебезнең операцион системаларына туры киләчәк һәм мәгълүмат иминлеген югары дәрәҗәдә саклауны тәэмин итәчәк, эшләү өчен дә бик уңайлы булачак, дип ышандыралар.


Фикер өстәү