Киләсе елда Казанда узачак «Киләчәк Уеннары» халыкара фиджитал турнирына Россия Президенты Владимир Путинны да көтәләр. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтте.
– Әлбәттә, бу төп чара, ул ел башында узачак. Билгеле, зур чараларга һәвакыт дәүләт җитәкчеләрен дә көтәбез, чакыру юлланган, – диде министр.
Искәртеп узыйк: «Киләчәк Уеннары» халыкара фиджитал турниры 2024 елда февраль-март айларында узачак. Бу тарихта беренче шундый уеннар.