Тыйнак батырлык. Республика табиблары уникаль операцияләр ясый

Татарстан табиблары шаккатыра. Республика клиник хастаханәсе табиблары, авыру ир-атның бавырын алып, паразитлардан чистарткан һәм кабат урынына куйган! Бу көннәрдә әнә шундый искитмәле хәбәр таралды. Башкала табибларының батырлыгына сокланырга да өлгермәдек, Мамадышта да уникаль операция ясаулары билгеле булды.

Республика клиник хастаханәсе

РКБ табиблары тудырган могҗизалар турында әледән-әле ишетеп торабыз анысы. Әмма бу юлы алар бөтенләй башка төрле катлаулы операция ясаган. Авыру ир-атның эченнән бавырын алып, шуны паразитлардан чистарткан да кабат урынына куйган алар! Мондый уникаль операциягә бүген Россиянең өч шәһәрендә – Мәскәү, Түбән Новгород һәм Новосибирскида гына алыналар иде. Республика табибларының батырлыгы ярдәмендә хәзер аны Татарстанда да ясап булачак.

Могҗиза белән исән калган Сергей Пушкин алты елдан бирле бөерендә үзгәреш барын сизеп яшәгән. Әмма шул вакыт эчендә бер тапкыр да табибка күренмәгән, соң чиккә җиткәч кенә, хастаханәгә барырга булган.

– Соңгы елларда үземдә гел хәлсезлек сизә идем. Йокысызлыктан интектем. Күңел төшенкелегенә бирелдем, – ди ир-ат үзе.

Иң элек табиблар аның бөерендә яман шеш юкмы икәнлеген тикшергән. Әмма бу шикләре расланмаган. Тикшерә торгач, ир-атның бавырын паразитлар камап алганлыгы ачыклана. Аңа альвеококкоз диагнозы куела.

РКБның 2 нче хирургия бүлеге җитәкчесе Ленар Җиһаншин сүзләренә караганда, паразитлар ир-атның юан кан тамырларына кадәр үк зарарлаган була. Нәтиҗәдә, ул урында бик зур шеш барлыкка килгән.

– Бавыр бик нык зарарланганга күрә, операцияне эчтә ясау хәтәр иде. Шуңа күрә бавырны ир-атның эченнән алып чистартырга карар кылдык. Иң элек компьютер томографиясе ярдәмендә, кеше исән калсын өчен, аның бавыры никадәр зурлыкта булырга тиешлеген исәпләп чыгардык. Аннары әгъзаны тулысы белән боз эченә салдык. Аның зарарланган өлешен кисеп алып, бавырны паразитлардан чистарттык та кире үз урынына урнаштырдык, – ди герой табиб.

Шул рәвешле республикада югары дәрәҗәдәге, моңа кадәр ясалганнарыннан күпкә катлаулырак трансплантация башкарыла. Кешегә донор әгъзасын түгел, ә чистартылган үз бавырын утыртканнар! Катлаулы операция 13 сәгать (!) дәвам иткән.

Беренче коймак уңышлы чыга. Сергей операциядән соң бер атна реанимация бүлегендә яткан. Аннары бик озак тернәкләнгән. Хәзер инде аның хәле яхшырган. Бу атнада Сергейны өенә кайтарырга җыеналар.

Мамадыш

Башкала табиблары тудырган могҗизага гаҗәпләнергә дә өлгермәдек, Мамадышта да уникаль операция ясаулары ачыкланды. Ерак юлдан өенә кайтып барган ир-атның рульдә барганда кисәк кенә хәле начарлана. Бәхеткә, аңын югалтканчы туктап өлгерә ул. Янында утырып барган улы тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра. Йөзе агарган, тәненнән салкын тир бәргән аңсыз ир-атны тиз арада Мамадыш үзәк район хастаханәсенә алып киләләр.

Хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире Нияз Мифтахетдинов сүзләренә караганда, ир-атны җентекләп тикшерә алар. Ике-өч тапкыр компьютер томографиясе ясыйлар. Ни гаҗәп, өчесе өч төрле нәтиҗә күрсәтә. Ул арада ир-атның хәле авырайганнан-авырая бара. Нияз Мифтахетдинов тиз арада Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кан тамыры хирургы белән киңәшләшә. Тагын бер томография ясаганнан соң ир-атның бавырында шеш барлыгы, ул гына да түгел корсак кушылыгына кан сауганлыгы ачыклана.

– Аңа тиз арада катлаулы операция ясарга кирәк иде. Үзебезнең көч кенә җитмәячәкне аңлап, ярдәм сорап, якташыбыз – РКБның 2 нче хирургия бүлеге җитәкчесе Ленар Җиһаншинга шалтыраттык. Гадәттән тыш хәл, һәр минут исәптә, һава торышы начар, авыруны урыныннан кузгатырга ярамый… Шуңа Ленар Илдарович районга үзе кайтырга булды. Кан салырга кирәк булса да, әзер торсын дип, РКБ белән Чаллыдагы хастаханәгә ике машина җибәрдек, – ди искә алды ул көнне Нияз Мифтахетдинов.

Ленар Җиһаншин Мамадышка кайтып җиткәндә, авыру операция өстәлендә була. Нияз Мифтахетдинов белән бергә дүрт сәгать дәвамында уникаль операция ясый алар. Алар бавырдагы шешне алып, кан китүне туктатып калган.

– Монда һәр секунд исәптә иде. Сүз белән түгел, ярты сүздән аңлаштык. Аллаһка шөкер, операция уңышлы чыкты. Бер тәүлек дигәндә, ир-ат мөстәкыйль рәвештә сулый башлады. Ун көннән инде аны өенә чыгардык. Ул дәвалануны шунда дәвам итә, – ди табиб.

Уникаль операция ясаган кайсы гына табиб белән сөйләшмә, берсе дә моны ниндидер батырлыкка санамый, үзенең төп бурычын үтәү дип кенә атый. Кайчак хәтта нинди могҗиза тудыруларын үзләре дә аңлап бетерми кебек тоела. Сигез ел элек, вузны тәмамлауга ук, туган ягы Мамадышка кайткан Нияз Мифтахетдинов та тыйнак кына: «Минем тәҗрибәмдәге шундый беренче катлаулы очрак бу. Аллаһка шөкер, хәерле тәмамланды», – дип кенә куйды. Ә бит әле берничә ел элек кенә бугазы, ашказаны кискәләнеп беткән ир-атның да пычактан зыян күргән әгъзаларын сәгатьләр буе кисәкләп җыйган булган ул…

 


Фикер өстәү