Төрле-төрле утлар яна. Озын ялларда Татарстанда узачак чаралар турында

Иң тылсымлы бәйрәмгә һәм иң озын ялларга кадәр күп калмады. Татарстанның Хөкүмәт йортында да республика халкы бәйрәмне дә, ялларны да шәп итеп уздырсын дип телиләр. Шуңа бу атнада, журналистларны җыеп, Татарстанда узачак чаралар турында сөйләделәр.

Балаларга – Кыш бабай белән Кар кызы

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы кышкы каникулларга ниләр әзерли? Министр Ринат Садыйков сөйләвенчә, декабрь азагында һәм кышкы каникуллар чорында 89 сәламәтләндерү оешмасында 7394 баланы бушлай ял иттерергә җыеналар. Моннан тыш, каникулларда төрле юнәлештәге 57 смена узачак. «Балалар өчен Яңа ел мохите ясарга тырышачакбыз. Һәр лагерьга Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк», – дип вәгъдә бирде министр Ринат Садыйков.

Район һәм шәһәрләрдәге яшьләр үзәкләренең, үсмерләр клубларының да ялларда ишекләре ачык булачак. Алар шулай ук Яңа елга багышланган махсус программа әзерли. «Чаралар программасы аларның социаль челтәрләрендә урнаштырылачак», – диде министр.

Туризм комитеты киңәшләре

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты ялларда өйдә ятмаска киңәш итте. Комитет рәисе Сергей Иванов берничә яңа һәм бик үк яңа булмаган ял итү ысулы турында сөйләде. Әйтик:

– Лаештагы «киноавыл» – Семрукка барып, аннан кайтышлый яңарак кына ачылган Державин музеена кереп чыгу (икесе дә 2 гыйнвардан эшли);

– Тәтешкә сәфәр кылу;

– Яңа елга яңача бизәлгән Иске Татар бистәсен һәм Алабуга шәһәрен күреп кайту;

– Таудан чаңгы шуу комплексында ял итү (алар Югары Ослан, Кукмара, Әлмәттә һәм Чаллы шәһәре янында бар);

– Балалар белән бергә Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенә бару.

Мәдәниятле ял

Мәдәни чаралар турында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде. «Ялларга программа әзерләгән вакытта, мәдәният учаклары гаилә белән вакыт уздыруны күз уңында тотты», – диде ул. Мәдәни чаралар бик күп, һәр район үзенчә әзерләнә.

Брифингта телгә алынганнарның иң кызыклыларын санап үтик. Әйтик, Казандагы Горький һәм Шаляпин музеенда пешекче бик борынгы рецепт буенча күмәч пешерергә өйрәтәчәк. Алабуганың Дәүләт музей-тыюлыгында узачак интерактив программаларда катнашучыларга сугыш вакытында Яңа елны ничек уздырулары турында сөйләячәкләр. Ә «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы балалар һәм әти-әниләр өчен пыяладан чыршы уенчыклары «кабарту» буенча остаханәләр әзерли. Болгардагы тарихи-архитектура музеенда 22 декабрьдән «Яңа ел открыткасы тарихы» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлаячак. Кыскасы, ялларын үзенчәлекле итеп уздырырга теләүчеләр өчен сайлау мөмкинлеге шактый зур. Хәтта әнә яңа һөнәрләр үзләштерергә дә була.

Аждаһалы башкала

Аждаһаны куып тоткан кешегә – бүләк, чанасы булганнарга – тау һәм көн саен бәйрәм. Казан мэриясенең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов башкалада узачак очсыз-кырыйсыз чаралар турында сөйләде. Аждаһадан башлыйк. 2–5 гыйнвар көннәрендә Казан буенча ел символы йөреп торачак. Аны куып тоткан кешегә – бүләк! «Очып йөрерме ул, атлапмы – монысы сер», – диде Абзалов, уенын-чынын кушып.

Елдагыча, Яңа ел төнен «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда һәм «Черек күл» паркында уздырып булачак. Бәйрәм 1 гыйнвар көнне 2.00 сәгатькә кадәр гөрләячәк. Һәм 1 гыйнвар киченнән алып 8енә кадәр көн саен шәһәрнең барлык паркларында да дәвам итәчәк.

Бәйрәм күңелсез тәмамланмасын өчен, куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмыйк. Татарстанда бу елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин кайбер кагыйдәләрне искә төшерде.

– Пиротехниканы бары тик махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк. Кулланыр алдыннан фейерверк һәм салютларның инструкциясен һәм саклау таләпләрен укып чыгу зарур. Пиротехниканы җылыткыч һәм электр җиһазларыннан читтә сакларга, балалардан яшереп куярга кирәк. Фейерверк һәм салютларны кулланыр алдыннан, өстә электр чыбыклары һәм агачлар булмавын тикшерергә онытмагыз. Әгәр дә пиротехника кабынмаса, аның янына 10 минуттан соң гына килергә ярый, ә чүп савытына 24 сәгать буе суда тотканнан соң ташларга кирәк, – дип сөйләде белгеч.

Фото: god-krolika.ru

 

 

 


Фикер өстәү