«Әти, янабыз!» Садыйковлар гаиләсенә ярдәм кирәк

19 декабрь көнне Биектау районының Олы Кавал авылында яшәүче Садыйковларның йорты янып, көлгә әйләнгән. Йорт хуҗасы Илдар хатыны Фирая белән биш бала үстерә. Кышкы салкында 6 кешелек гаилә бернәрсәсез урамда кала.

Бөтен авылдашлары бу гаиләгә булышырга алына. Иң элек алар, авыл буйлап, акча җыя, аннары бу хәлне интернетка чыгара. Ике көн эчендә 200 мең сум акча җыйганнар да инде. Әмма йорт җиткерер өчен бу гына җитми, әлбәттә.

– Ут капкан чакта мин мунчада идем. «Әти, янабыз!» – дип, улым йөгереп килде. Башта ышанмадым. Йөгереп чыгып карасам, аш бүлмәсе яна башлаган иде. Каушап та калдык инде. Нишләргә белмәдем, – ди Илдар. – Ут электр чыбыклары тоташкан җирдән чыккан. Янарбыз дип кем уйлаган инде аны. Бик читен. Тыныч кына гомер иткәндә, гаиләбезгә мондый хәсрәт килер дип уйламаган идек. Безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт.

Олы Кавал җирлеге башлыгы Фәнил Гыймадиев белән дә элемтәгә кердек. Әлеге гаиләгә ничек тә булышасы иде, ди ул.

– Садыйковларның өйләреннән документларын һәм бераз кирәк-яракларын алып чыга алдылар. Бездә кеше бик бердәм. Шул ук минутта җыелышып, ярдәм итәргә тотындылар. Әлегә Садыйковлар үз өйләреннән ерак түгел Фираяның әниләрендә яшәп торалар. Язга чыккач, йорт җиткермәкчеләр, – ди җирлек башлыгы.

Ут тиз таралган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә каралты-кура янып бетәргә өлгерә. Авылдашлары, әле ярый янгын төнлә чыкмаган, дип сөенә. Интернетка хәбәрне туганнары Рәсим чыгара.

– Бераз ярдәм булмасмы дигән идем. Алар бит бернәрсәсез калды. Ярый, суыткычны алып чыга алдык. 50 мең булса да акча җыеп булмасмы дигән идем, шөкер, 200 меңнән артты инде. Мин барысын да хуҗаларга тапшырачакмын, – ди ул.

Илдар абыйның бертуганы Фәридә Кәлимуллина да бу гаилә өчен акча җыя башлаган. Аны бик ярдәмчел, авылдашлары өчен янып-көеп йөрүче, ышанычлы кеше, диделәр.

– Әлеге гаиләнең үз карталары юк. Шуңа күрә изге күңелле авылдашларыбыз җыя. Кеше хәсрәтенә битараф булмаган һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк. Үз игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди җирлек башлыгы.

Садыйковларга ярдәм итәргә теләүчеләр Фәридә Кәлимуллина исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89503138525 телефонына беркетелгән.


Фикер өстәү