Марат Кәбиров: «Могҗиза булсын өчен, аңа ышану мәҗбүри түгел»

Бу дөньяда хәтсез яшәп, күпне күргән кеше буларак, мин могҗизага ышанмыйм. Бер дә юктан гына бер нәрсәне дә китереп бирмиләр. Алып китәргә мөмкиннәр әле, тик биреп китмиләр. Ләкин могҗиза булсын өчен, аңа ышану мәҗбүри түгел. Могҗиза көтү өчен дә шулай икән.

Үзем ышанмасам да, күңел көтә. Юл буе ашханәләре янында йөргән берәдәк этләр була бит… Ишек янына җитүгә, алар күзеңә мөлдерәп карап, каршыңа килеп басалар. Өрмиләр дә, тешләмиләр дә, бары тик мөлдерәмә күзләрен сиңа төбәп көтәләр генә. Кайчагында мин күңелне дә әнә шундый эткә охшатам. Ырламый да ул, шыңшымый да, бары тик өмет тулы күзләрен могҗизалар чыга торган күренмәс ишеккә төбәп, нәрсәдер көтә, шыгырдау тавышы ишетсә, койрыгын болгый-болгый шунда елыша. Дөньяга яңа ел килеп керә торган ишек шәйләнә башласа, бигрәк тә. Яңа ел керсен, дип ачылган ишектән бөтен могҗизалар килеп тулар сыман кылана.

Әле яңа ел килеп җиткәнче үк ул ишекне кемдер ачып карый бугай. Халык җыелганмы, әзерме, тамашаны башларга мөмкинме дип, чаршау читен шудырып, залга караган артист шикеллерәк инде. Шул әзерлек тикшерү өчен ачылган ишектән генә дә дөньяга бәйрәм рухы кереп тула: нур ургыла, сафлык чорный, тәмле-татлы исләр шаярыша… Шундый хәлдә, могҗизага бер тамчы ышанмасаң да, аны көтәргә мәҗбүр буласың.

Башта ул ил өстенә сафлык дулкыны, нур булып таралыр сыман тоела. Әнә шундый якты дулкын узар да кешеләрнең күзен томалап, башлары өстендә торган кара болытлар эреп таралыр. Хәвеф-хәтәр, шом, курку белән тулып, җиргә кадалган карашлар яктырыбрак китәр. Кешеләр бер-берсенең күзләренә карый алырлар, бер-берсен күрә алырлар. Хокук сыман кысылып, көннән көнгә кечерәя барган иреннәргә елмаю кунар да шатлык булып бар дөньяга сибелер. Тормыш ягымлылык, җылылык белән тулар. Хәтта соңгы арада кешеләр белән бер каршылыксыз идарә иткән ахмаклык һәм нәфсе дә үзләренең артыклыгын тоеп, акрын гына үз сазлыкларына шуышыр. Аларга әрсезлек, гамьсезлек кебек малай-шалайлар иярер…

Юк инде… Уйларыңның могҗизадан узып, әкияткә әверелә баруын тоеп, тыелып каласың. Тирә-ягыңа каранып аласың… Нидер челтерәп киткән кебек була. Әйе! Нәкъ шулай булырга тиеш бугай. Шәһәр читендәге зур виллаңның ачкычлары шулай челтери бугай. Өр-яңа «Мерседес» ачкычы белән бергә челтерәтсәң, нәкъ шундыйрак тавыш чыга бугай. Аларны сиңа кемдер китереп бирергә мөмкин бит инде бу могҗизалы мизгелдә. Син хәтта шул ачкычларны тотып, мерт-мерт атлап килгән гүзәл сынны да күргәндәй буласың. Тик ул, карашларың көченә түзә алмыйча, чәлпәрәмә килеп коелып төшә.

Хыял ул шулай булырга тиештер инде. Югарыдан, күз күреме җитмәс биеклектән башлана да акрын гына түбәнәя бара һәм үзеңнең тәңгәллеккә төшеп җиткәч, юкка чыгып, котылгысыз чынбарлыкка әверелә. Могҗиза да шулай. Хәтта хыялыңа да сыймаслык могҗиза ул була алмый да, булса да, могҗиза булмый. Һәрбер тылсым үзеңә таман булсын…

Иртән торасың менә… Йокың туйган, бер җирең авыртмый, дәртең ташып тора. Безнең белән яшьтәш могҗизаның иң зурысы менә шушы бугай инде. Ул арада кухняда хатыныңның шалтыр-шолтыр килеп йөргәнен ишетеп шунда керәсең дә сокланудан катып каласың. Ул яшәргән. Нәкъ менә син гашыйк булган чактагы гүзәл кызга әверелгән. Ул да чиксез гаҗәпләнү белән сиңа текәлә. Димәк, син дә…

Менә шундый җилбәзәк уйлар белән Яңа ел бәйрәме узып та китә. Көч-хәлгә башыңны күтәреп, ары-бире йөренәсең дә тәрәзәгә күз саласың, урамнан әйләнеп керәсең. Бер нәрсә дә үзгәрмәгәненә тәмам ышангач, моңсу булып кала. Бушлык. Зарарлы бушлык түгел инде ул, бии-бии күңелне алгысыткан ахмак уй-хыялларның аяк эзләре генә бугай. Тиздән алары да юкка чыгар. Һәм син яңа елның иске чынбарлыгы буйлап атлап китәрсең. Ә анда… Могҗиза кануны гади генә: көтелмәгән хәлләр күп булмасын дисәң, күпне көтмәскә кирәк.


Фикер өстәү