Казан Раштуа бәйрәмендә сәяхәт итү өчен иң яхшы биш шәһәр арасына эләккән

Татарстан башкаласы 5-8 гыйнвар көннәрендә ил буенча сәяхәт итү өчен популяр булган шәһәрләрнең беренче бишлегенә кергән. Казан — исемлекнең дүртенче баскычында. Бу хакта ТВИЛ. РУ хәбәр итә.

Раштуа бәйрәмендә туристларга Казанда бер төн куну уртача 6,8 мең сумга төшәчәк. Беренче урында — Санкт-Петербург (5,3мең сум). Мәскәү — икенче (5,4 мең сум). Беренче өчлеккә Сочи да (4,3 мең сум) эләккән.

Казаннан соң исемлектә Ялта, Кисловолск, Анапа, Гелинджик кебек шәһәрләр бар.


Фикер өстәү