Сентябрьдә «Казан Экспо»да Фиджитал уеннар узачак

21–23 сентябрьдә Казанда узасы Фиджитал уеннарга йөзләп киберспортчы килер дип көтелә. Әлеге ярыш Татарстан башкаласында 2024 елның февралендә буласы «Киләчәк уеннары»на әзерлек ниятеннән оештырыла. Чара «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак.

«Дөресен әйтик: бу әле безнең өчен дә яңалык. Бу – киләчәккә бер адым да. Барлык инновацияләрне кулланып карарга һәм безгә ярышларны да шәп итеп оештырырга кирәк», – диде журналистлар белән очрашуда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.
Фиджитал уеннар дүрт төрле юнәлеш буенча узачак. Болар – фиджитал футбол, фиджитал баскетбол, виртуаль чынбарлык уены, дроннар ярышы.
Искәртеп үтик: Фиджитал уеннар чынбарлык һәм цифрлаштыруны берләштерә, спортчылардан техник, цирфлы, физик әзерлек таләп итә. Катнашучы цифрлы дөньяда да, чынбарлыкта да футбол уйный.


Фикер өстәү