«Ат көне»ндә 160 километрга кадәр дистанциягә чабышлар булачак

17 сентябрьдә Арча районында «Ат көне» үтәчәк. Ул 2015 елдан бирле ел саен уздырыла. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ат спорты фестивале кысасында ат чабышлары, милли конкурслар көтелә. Бу көнне 120, 100, 80 һәм 40 км арага ат чабышы буенча иң зур халыкара ярышларның берсе – «Халыкара БДБ кубогы» узачак.

Республикада беренче мәртәбә 160 км дистанциягә чабышлар буенча Россия Кубогын уздырырга җыеналар. Чабышларда Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар, Төмән, Пенза, Липецк, Оренбург, Мәскәү өлкәләреннән, Самара, Саратов, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашачак.


Фикер өстәү