Синоптиклар кайчан җылытачагын әйткән

Татарстанда атна ахырына кадәр бик суык һава көтелә. Киләсе атна башында гына бераз җылыта.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, җомга – 9 сентябрьдә республиканың күпчелек өлешендә яңгырлар, кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +9+14, төнлә +3+8 градус булачак. Шимбә – 10 сентябрьдә Татарстанның көнчыгыш районнарында яңгырлар. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9…+14 градус, төнге сәгатьләрдә +1…+6 градус күрсәтәчәк. Уйсу урыннарда туфракка кырау төшәргә мөмкин. Якшәмбе – 11 сентябрьдә аяз булачак, явым-төшем көтелми. Көндез +11…+16, төнлә +2…+7 градус. Урыны белән кырау төшүе бар.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында – 12-13 сентябрьдә күк йөзе аяк булачак. Көндез бераз җылыта: +15…+18 градус. Төнлә +2…+7. Белгечләр аңлатуынча, көннәрнең бик салкын торуы (нормадан 4-6 градуска түбән) көчле циклон үтеп керүгә бәйле. Кайбер районнарда бозлы кар явуы шуңа бәйле.


Фикер өстәү