Казанда сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Бүген иртән Дәрвишләр бистәсенең Советлар урамында янгын чыккан.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ике катлы йортның беренче катындагы фатирда мебель җиһазларының януын билгеләгән.

Янгын сүндерүчеләр бер квадрат метр мәйдан янгынны тиз сүндерә. Янган конструкцияләрне аралаганда 63 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Алдан билгеле булганча, янгын сәбәбе — тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.


Фикер өстәү