Вакцина ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә рөхсәт ителде

Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узу турындагы документны вакытында тапшырмаган хезмәткәрне, хезмәт хакын сакламыйча гына, приказ нигезндә эштән читләштерергә рөхсәт булды.

Бу турыда Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Эштән читләштерү РФ Хезмәт кодексы һәм 1998 елда чыккан «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турындагы» Федераль закон буенча каралган. Бу чара вакцина ясатуга медицина каршылыгы булган хезмәткәрләргә кагылмый. Аларны дистанцион эшкә күчерергә киңәш ителә.

Ике ведомство белгечләре исәпләп чыгарганча, коронавирусның таралуын тотрыкландыру өчен, 80 проценттан да ким булмаган күләмдә күмәк иммунитетны тәэмин итәргә кирәк. Анда Covid-19 инфекциясе белән авырган һәм алты ай элек вакциналанган кешеләр дә исәпкә алына.

 


Фикер өстәү