Чистай шәһәренең Энгельс урамында биш катлы йорттагы бер фатирда янгын чыгуы турында хәбәр кичә кичке тугызлар тирәсендә килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урынга янгын сүндерүчеләр бара. Алар биш катлы йортның өченче катындагы бер бүлмәле фатирда диван януын ачыклаган. 21.50 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр.
Янгында бер хатын-кызның гомере өзелгән. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар. Тагын биш кеше, шул исәптән 16 һәм 17 яшьлек үсмерләр зыян күргән.
Янгынның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Белгечләр аның сәбәпләрен ачыклый.