Гөлназ Гыйниятова: Югалтулар күп булды

Узып баручы елга йомгак ясаган чакта, аны һәркем үзенчә сыйфатлыйдыр.  Без бүген «Ни хәл?» сәхифәсендә «ТНВ-Планета» телеканалы алып баручысы Гөлназ Гыйниятова белән 2021 елга йомгак ясадык, бусагага якынлашучы елга ниятләрне барладык

– Узып баручы ел уңышлары белән дә, авырлыклары белән дә истә калыр. Авырлыклары, беренче чиратта, әлеге дә баягы пандемиягә бәйле. Һәркемнең ишеген шакымый калмагандыр ул афәт. Югалтулар күп булды – киткәннәрнең урыннары оҗмахта булсын… Күп тапкырлар әйтелсә дә, исәнлек һәм сәламәтлек – хәзер иң мөһиме. Сау-сәламәт булып Яңа елга керү инде үзе – иң зур сөенеч. Туфан абый Миңнуллинның алтынга тиң сүзләре аеруча актуальләшә бара: «Бәхетнең аның искесе дә ярый, Яңа ел яңа кайгылар алып килмәсен». Барлык тамашачыларыма шуны телим!


Фикер өстәү