Динә Закирова: 2021 ел тормышымда авыр елларның берсе булды

Узып баручы елга йомгак ясаган чакта, аны һәркем үзенчә сыйфатлыйдыр.  Без бүген «Ни хәл?» сәхифәсендә скрипкачы Динә Закирова белән 2021 елга йомгак ясадык, бусагага якынлашучы елга ниятләрне барладык.

– 2021 ел тормышымда авыр елларның берсе булды. Бу, иң беренче чиратта, пандемиягә бәйле. Быел бик күп якыннарыбызны югалттык. Барысы да күңелдә. Коллегалар китте, туганнарны җирләдек. Бу авырлыклар тизрәк үтеп китсен иде дә, тыныч тормыш белән яши башласак иде. Әле менә үзебез дә авырып алдык, терелеп киләбез инде. 2021 ел иҗат өлкәсендә дә шактый нәтиҗәле булды. Февраль аенда Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләгенә ия булдым. Иҗатымдагы иң зур вакыйгаларның берсе, зур горурлык хисе белән әйтерлек исем. Сәнгать өлкәсендә үз юлымны сыза башлаганда, бу турыда хыялланырга да курка идем.

Быел, Аллага мең шөкер, ниятләрем тормышка ашты. Кызым беренче сыйныфка керде. Моннан тыш, театр түгәрәгенә йөри, Камал театрында ике спектакльдә катнаша – «Сагынырсызмы?» һәм «Малай, Бүре һәм Шомбай» пьесаларында уйный. Кечкенә генә рольләр булса да, бик горурланам аның белән. Гомумән, аның өчен яшим, эшлим, иҗат итәм.

Форсаттан файдаланып, «Ватаным Татарстан» газетасын укучыларның барысын да бәйрәм белән котлыйм! Тән сәламәтлеге, җан сихәте, иман байлыгыннан аермасын.


Фикер өстәү