Кукмара районында укучы бала өстенә футбол капкасы ауган

Авыр җәрәхәтләр алган кыз баланы хастаханәгә озатканнар.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Кукмара районы Янсыбы авылында фаҗига килеп чыккан. Клуб артындагы спорт мәйданчыгында уйнаганда 2011 елгы кыз бала өстенә футбол капкасы ауган. Баланың башы һәм умыртка баганасына зыян килеп, район хастаханәсенә озатылган.
Район прокуроры Антон Чураков фаҗига килеп чыккан урынга барган, Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү