Бәйрәм булмый кала: Кыш бабай поезды Казанга килмәячәк

Зарыгып көтелгән бәйрәм поезды Татарстанны урап узачак.

“Кыш бабай поезды” Яңа ел маршруты быел Казанга килмәячәк. “Россия тимер юллары” компаниясеннән маршрутны оештыручылар шул хакта хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.

Татарстан башкаласына килмәүнең рәсми сәбәбе турында әйтелми. Әмма Кыш бабай поездының “Кайнар линия”сендә билгеләп үтелгәнчә, аның расписаниесенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Поездның Татарстанда бер шәһәрдә дә тукталыш ясамаячагын әйтеп үтәргә кирәк. Моңа кадәр Кыш бабай поезды Чаллыда да туктый иде. Әмма быел автомобиль төзүчеләр шәһәре дә маршруттан төшереп калдырылган.


Фикер өстәү