Ике поездның маңгайга-маңгай бәрелешүе сәбәбен әйткәннәр

Ульяновск өлкәсенең Бряндино станциясендә ике поездның юлларын аерырга тиешле кизү хатын-кыз исерек булган. Бу хакта Baza телеграм-каналы хәбәр итә.

Авариядән соң ике поездның машинистларын, шулай ук станциядә кизү торучы хатын-кызны медицина тикшерүенә җибәргәннәр. Анализ машинистларның – айнык, ә менә кизү хатын-кызның – исерек булуын күрсәткән. Ул өреп чыгарган һавада хәмер парлары күләме 0,352 мг/л күрсәткечен тәшкил иткән.

Тимер юл җиһазларында өзеклек барлыкка килеп, система юлның буш булуы турында ялган сигнал биргән. Кизү хатын-кыз – Стрежнева юлларны күзәтеп торырга тиеш булса да, бернинди шикле әйбер күрмәгән. Ул, сорау алганда, сменасы алдыннан “тотып” куйганлыгын таныган.

Тимер юл транспортында хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу турында статья буенча җинаять эше кузгатканнар. “Россия тимер юллары” матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә. авария Бряндино станциясендә эшне оештыру кагыйдәләрен тупас бозу сәбәпле килеп чыккан.

Исегезгә төшерәбез: кичә “Адлер-Пермь” пассажир поезды (396 пассажир белән) маневр поезды белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Пассажирлар арасында 95 бала булган. 25 кеше, киштәләрдән егылып, җәрәхәтләнгән яки имгәнгән.


Фикер өстәү