Ульяновск өлкәсендә ике поезд маңгайга-маңгай бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, вагоннарда – 396 пассажир, шул исәптән 94 бала. Коткаручылар гадәттән тыш хәл килеп чыккан урынга юл тоткан.
Baza телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, авария Куйбышев тимер юлының 962 нче чакрымында килеп чыккан.
Пассажир поезды Адлер-Пермь маршруты буенча барган. Икенчеcе маневр поезды булган.