Яшел ромашка тычканнардан коткара

Суыклар җитүгә, кимерүчеләр кыр-бакчалардан җылы өйләргә керү ягын карый. Аларны агулауга караганда, куркытуны кулайрак күрәм.

Шәхсән мин үзем таҗсыз ромашканы (душистая яки зеленая дип атала) иң яхшы, кеше өчен иң зарарсыз куркыту ысулы дип саныйм. Тик аны гадәтие  (аптечная) белән бутарга ярамый. Өй, юл кырыйларында үсә ул.

Тычкан-күселәр нәкъ менә шушы ромашканың исен өнәми. Җәй көне шуны җыеп, бәйләмнәр ясап киптерәм. Шуннан соң бәйләмнәрне келәткә капчыклар арасына, өйдәге  почмакларга куеп чыгам. Кимерүчеләрнең эзе дә калмый!

Сәвия Галиуллина. Балык Бистәсе


Фикер өстәү