Ромашка чәе помидор, борыч үсентеләрен «терелтә»

Тәрәзә төпләрен помидор, борыч, баклажан ише үсентеләр «яулап алды». Теплицага күчергәнче, матур гына үсеп утырсыннар өчен, аларны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Юкса төрле авырулар сагалап кына тора. Быел помидор нишләптер әйбәт үсми, яфраклары саргаеп коела, диючеләр күп. «Химия» кулланмыйча гына үсентеләрне ничек сихәтләндерергә? Күпләрне кызыксындырган шушы сорауга җавапны һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдиновадан белештек.

–  Үсентеләрнең яфраклары саргая яки шәлперәя, куырыла башласа, «химия»дән тыш, үсемлек төнәтмәләре сибәргә мөмкин.

Әйтик, барыбызга да мәгълүм ромашка чәчәкләреннән чәй әзерләргә була. Чыннан да, үсентеләр еш кына күз алдында чирләшкәгә әйләнә. Орлыкларны салкын туфракка чәчүгә яки, суны артык күп сибү сәбәпле, гөмбәчек авырулары барлыкка килүгә бәйле бу. Алар үсентегә туфракның өске катламы астындагы өлешенә һәм тамырларына зыян сала. Үсенте сабагының аскы өлеше каралып, йомшарып кала. Бу «кара аяк» дип атала.

Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, үсентеләргә шытып чыгуга ук, ромашка төнәтмәсен бөркү әйбәт. Шулай ук төнәтмәне үсентеләр начар үскәндә  дә сибәргә кирәк.

Ничек ясарга?

Үсентеләрне дәвалаучы төнәтмә ясауның бернинди дә кыенлыгы юк. Моның өчен кипкән ромашка чәчәкләре (җәен җыеп киптермәгән булсагыз, аптекадан сатып алырга мөмкин) булса, шул җитә. Эмальле кәстрүлгә ярты стакан чәчәк салып, шуңа 2 стакан кайнап торган су коярга кирәк. Өстен калынрак чүпрәк белән каплап, 30 минутлап төнәтергә. Яшькелтем-саргылт төстәге сыекчаны, сөзеп, үсентеләргә бөркергә.

Чәй пакетлары кебек, фильтр-пакетлы ромашкадан (даруханәләрдә сатыла) файдалану бигрәк тә уңайлы. 1 литр суга 10 шундый пакетны салып, ике сәгать тоткач, төнәтмә әзер була. Тәрәзә төпләрендә үсеп утырган чорда үсентеләргә атнага бер тапкыр ромашка чәе  (су өстәмәскә) «эчертү» бик әйбәт.

Сүз уңаеннан, ромашка төнәтмәсен, туфракка утыртыр алдыннан, орлыкларны бүрттерү өчен дә кулланырга мөмкин.

Зур үсентеләр фузариос кебек гөмбәчек инфекцияләре белән зарарланган очракта ромашка төнәтмәсе генә ярдәм итә алмый, әлбәттә. Ләкин ул гөмбәчекләрне булдырмау өчен бик кулай.

Сүз уңаеннан, дару ромашкасын бакчага да утыртырга мөмкин. 20–25 сантиметр озынлыкта үсеп, яз һәм җәен чәчәк ата торган күпьеллык үсемлек бу. Кәбестә янәшәсенә утырту әйбәт. Алар бер-берсенә ярдәм итешеп үсә. Шул ук вакытта бакчага файдалы бөҗәкләр – безелдәвек чебеннәр (журчалка) һәм җайдакларны (наездник) җәлеп итә.

Валентина Семенова


Фикер өстәү