РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: «Безгә һәр гомер кадерле»

Халыкка вакытында тиешле ярдәм күрсәтелде, бик күп кешенең гомере саклап калынды.  Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев узып баручы елның төп нәтиҗәсе дип шуны атый. Уникаль операцияне кем ясый? Табибның абруе нәрсәгә бәйле? Балалар күбрәк тусын өчен ни эшләргә? Баш табиб белән бу һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

Бүген РКБ әйдәп баручы медицина оешмасы. Күп кенә уникаль операцияләр дә нәкъ менә биредә ясала. Шуңа күрә элеккеге кебек Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләргә барасы юк. Бу дәрәҗәгә ирешүнең төп сере нидә? Узып баручы елны нинди нәтиҗәләр белән йомгаклыйсыз?

– «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектында күрсәтелгән барлык бурычларны үтәп, төп күрсәткечләрне яхшырттык. Иң мөһиме – халыкка вакытында тиешле ярдәм күрсәтелде, бик күп кешенең гомерен саклап кала алдык. Елга иң төп нәтиҗә әнә шулдыр. Бүген Республика клиник хастаханәсендә көчле команда эшли. Безнең белгечләр клиника кысалары белән генә чикләнми, республиканың башка оешмалары белән дә хезмәттәшлек итә. Хастаханә үзе генә сыйфатлы, нәтиҗәле эшли алмый. Замана таләбен дә истә тотарга кирәк. Бүген медицина ярдәме бик тиз күрсәтелергә тиеш. Көтеп утырып булмый. Без гадәттән тыш хәлләргә дә әзер булырга тиеш. Шуңа күрә бездә санавиация, реанимобиль, күчмә хастаханә, мобиль диагностик ресурслар бар. Бу, үз чиратында, табибларга булган таләпне да арттыра. Безнең белгечләр даими рәвештә белемнәрен арттырып тора. Мәскәүдә дә, чит илгә дә китеп укыйбыз. Хастаханәдәге һәрбер бүлек мөдире инглиз телен белә. Бездә эшләүче һәр табибның үзенең укучылары бар. Алар бездә стажировка узып, районнарда эшли. Шул рәвешле республика күләмендә оештырылган дөрес маршрутизация, тәүлек әйләнәсе эшләп килгән телемедицина, халыкка күчмә рәвештә хезмәт итү мөмкинлеге, санавиация, реанимобиль, табиблар туплаган белем-тәҗрибә – барысы да РКБны шундый югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә.

Гадәттән тыш хәлләр, димәктән, республика клиник хастаханәсендә ясалган уникаль операцияләргә дә тукталып китик әле…

– Алар бик күп. Әле күптән түгел генә җитештерүдә эшләгәндә тәненең 90 проценты пешкән ир-атның гомерен саклап калдык. Андый чакта үзебезнең кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Чит төбәкләрдәге хезмәттәшләр белән элемтәгә кергән чаклар да була. Берничә көн элек кенә 38 яшьлек бер егетне Төмәнгә җибәрдек. Аның баш миендә шеш иде. Төмәндә федераль нейрохирургия үзәге җитәкчесе, академик, дөньядагы иң яхшы нейрохирургларның берсе, якташыбыз  – Альберт Суфианов эшли. Алар бик нечкә эндоскоп һәм манипуляторлар кулланып катлаулы операцияләр ясый. Гомумән, уникаль операцияне бер кеше генә эшли алмый. Төрле дәвалау оешмаларында эшләгән, төрле юнәлештә эшләүче табибларның уртак хезмәте һәм тырышлыгы нәтиҗәсе ул.

РКБда дәваланырга башка төбәкләрдән килүчеләр аз түгел.

– Әйе, безгә чит төбәкләрдән дә бик күп киләләр. Мәскәү, Чувашия, Ульяновск, Башкортстан, Удмуртиядән килүчеләр шактый. Удмуртиядән берничә табиб та безгә эшкә күчте. Мәскәүдән күченеп кайткан табибларыбыз да бар. Бу – бер безнең генә түгел, бөтен Татарстанның дәрәҗәсе, абруе югары дигән сүз. Бүген республика медицинасы, гомумән, бик югары бәяләнә.

Авырулардан рәхмәт сүзләрен еш ишетәсезме?

– Шөкер, көн саен рәхмәт сүзе ишетәбез. Авыруларның күбесе белән әле дә аралашып, элемтәдә торабыз. Кайчак катлаулы авыру кичергән кеше, киресенчә, безне тизрәк онытып, бәхетле яшәсен, дип телибез.

Районда яшәүчеләр белән элемтә ничек урнаштырылган? Бу юнәлештә нинди яңалыкларыгыз бар?

– Район, авыл җирендә бүген бик күп эшләр башкарыла. Татарстанда яшәүче һәр кешегә беренче ярдәм вакытында күрсәтелергә тиеш. Министрлык тарафыннан куелган иң беренчел бурычларның берсе ул. Моның өчен мөмкинлекләр булмаган җиргә күчмә хастаханәләр килә, мөмкинлекләр булган урыннарга да таләпләр югары. Анда диагностик җиһазлар булырга, анда эшләүче табиблар даими рәвештә укып, белемен арттырып торырга тиеш. Болар бар да авыру вакытында табылсын өчен эшләнә. Ник дигәндә, чир никадәр иртәрәк табылса, аны дәвалау ихтималы да арта. Шул рәвешле бу безгә очсызгарак та чыга. Бүген районнарда яшәүчеләргә биш мобиль поликлиника хезмәт күрсәтә.

Коронавирус барыбыз өчен дә зур сынау булды. Бу сынауны лаеклы рәвештә уздык, дип әйтә аласызмы? Ковид безне нәрсәгә өйрәтте?

– Безнең тормыш һәрчак өйрәнүдән тора. Ковид кына түгел, яңа туган һәр көн безне нәрсәгә дә булса өйрәтә, яңа сынаулар алып килә. Коронавирус безне, иң беренче чиратта, тәртипле булырга өйрәтте. Сәламәтлегеңә игътибарлы булуның  ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңладык. Хәзер диспансеризация дә башкача бара. Кеше анда бик теләп йөри. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Ник дигәндә, диспансеризация вакытында бик күп чирләр башлангыч чорда ук ачыклана. Ә чир никадәр иртәрәк табылса, аны тулысынча җиңү ихтималы да бермә-бер арта. Әйтик, шул ук яман шеш беренче-икенче стадиядә чакта ачыкланса, аннан тулысынча котылырга мөмкин. Хәтерләсәгез, иң беренче ковид госпитальләренең берсе бездә ачылган иде. Бүген бездә йөкле хатын-кызлар өчен генә шундый бүлек эшли. Хәзерге вакытта анда коронавирус йоктырган 4 хатын-кыз дәвалана.

Булачак әниләр, дигәннән, РКБның перинаталь үзәге дә бүген иң көчле бала табу йортларының берсе санала бит…

– Бездә, дөрестән дә, бала табу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Перинаталь үзәктә бер көнгә уртача 27ләп бала дөньяга аваз сала. Авыр очраклар да күп. Шуңа күрә перинаталь үзәктә вертолет, реанимобиль, табиблар һәрчак әзер тора. Бездә бик көчле УЗИ аппараты бар. Районда тикшеренгәндә ниндидер сораулар туса, аны тәгаенләп бетерү өчен, йөкле хатын-кызны безгә җибәрәләр. Андый чакта хәлиткеч сүз бездә әйтелә. Быелның 1 гыйнварыннан бездә тагын бер яңалык гамәлгә керде. Бездә генә түгел, бөтен республика күләмендә яңа туган балаларның анализларын Мәскәүдәге генетик үзәккә юллыйбыз. Бу нәселдән күчә торган 46 төрле авыруны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Гомумән, федераль үзәкләр белән элемтәдә торабыз. Катлаулы диагнозлы, авыр хәлдәге йөкле хатын-кызларны бала табарга шунда җибәрәбез. Якын арада аналыгында яман шеш табылган бер хатын-кызны шунда озатачакбыз. Безнең өчен һәр гомер кадерле. Һәрбер гомер өчен ахыргача көрәшәбез. Җитлекмичә туган, хәтта авырлыгы 500–600 граммнан артмаган балаларның да гомерен саклап калып, җитлеккәнче үстерәбез. Яңа туган балалар саны кимү бигрәк тә борчуга сала. Мин ДРКБның баш табибы булып эшләгән чорда республикада елына 56 мең чамасы бала туа иде. Хәзер бу сан 38 мең чамасы гына. Кызганыч, соңгы җиде ел эчендә вазгыять шулайрак үзгәрде.

Моның төп сәбәбе нидә икән? Ничек уйлыйсыз: балалар күбрәк тусын өчен, ни эшләргә кирәк?

– Миңа калса, бу очракта иң төп проблема – ирләрдә. Балалар күбрәк тусын өчен, иң элек ир-атлар сәламәтлеген кайгыртырга кирәк. Ир-ат организмы авыруларга тизрәк бирешүчән. Яшерен-батырын түгел: без ир балаларның сәламәтлеген мәктәп тәмамлаганда ук югалтабыз. Кыз балалар хатын-кыз табибына даими күренеп тора. Егетләр исә, үсә төшкәч кенә, анда да яшерен, аноним рәвештә, шәхси медицина оешмаларына бара. Шуңа күрә балалар күбрәк тусын дисәк, ир-ат сәламәтлеген мәктәп яшеннән үк кайгырта башларга кирәк.

Соңгы арада табибларның абруе арттымы, кимедеме? Үз күзәтүләрегездән чыгып, бу уңайдан ни әйтә аласыз?

– Бүген табибларның абруе бик зур. Моңа коронавирус та бик нык этәргеч булды. Аннары табибның абруе үзеннән дә тора. Алар үзләрен һәм хезмәттәшләрен хөрмәт итеп эшли икән, ул җирлектә барлык табибларның да абруе югары булчачак. Киресенчә, белгечләр бер-берсен санламый, үзара аралашып, килешеп эшләми икән, аларның халык арасында да абруе булмаячак.

Һөнәрегез физик яктан да, рухи яктан да бик авыр. Кайдан көч аласыз?

– Позитив булуым коткара. Бар нәрсәдә яхшылык, һәр әйбернең уңай ягын күрергә тырышам.

Әңгәмәдәш Динә Гыйлаҗиева

 

Республика клиник хастаханәсе эшчәнлеге саннарда

– Узган ел Республика клиник хастаханәсенә 96 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 54 меңе биредә ятып дәваланган.

– Ел дәвамында РКБда барлыгы 30,5 мең операция ясалган. Шуларның 130ы – бөер һәм бавыр күчереп утырту буенча катлаулы операция. Гомумән алганда, соңгы биш елда РКБда ясалган трансплантация саны дүрт тапкыр арткан.

– РКБдагы перинаталь үзәктә ел саен 8 меңгә якын бала дөньяга аваз сала. Быел биредә бала тапкан иң яшь әнигә – 14 яшь, иң өлкәненә 56 яшь булган. Үзәкнең реанимация бүлегендә ел саен авырлыгы 1 килодан артмаган 100ләп баланың гомерен саклап калалар.


Фикер өстәү