Татарстан Дәүләт Советы Рәисе “Ватаным Татарстан” газетасына язылды

Татарстан Дәүләт Советында “Язылу бүләк ит!” хәйрия акциясе узды. Парламент утырышында катнашкан депутатлар 2024 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә Баулы картлар йортында яшәүче әби-бабайлар өчен дип “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” газеталары, “Сөембикә” журналына язылды.
– Дәүләт Советы депутатларының республика һәм федераль басмаларга язылуы матур традициягә әверелде. Без өлкәннәр ил-көн яңалыклары белән танышып барсын, дөнья хәлләрен белеп торсын өчен аларны газета-журналларга яздырабыз, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү