Бүген Дәүләт Советында депутатлар газета-журналларга язылды. Иң беренчеләрдән булып Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаным Татарстан»,»Республика Татарстан»,»Казанские Ведомости» газеталарына, «Сөембикә» журналына язылды.
Татарстанның Фән һәм Мәгариф министры Илсур Һадиуллин берьюлы 10 басмага язылды.