Кар яугач, бакчада ниләр эшләргә?

Кайберәүләр кыш көне бакчада эш бетә дип уйлыйлар. Бу бер дә дөрес түгел. Зәмһәрир салкында да әллә ниләр белән шөгыльләнергә була.

Бакчада ап-ак кар. Димәк, кышкы эшләр башланды дигән сүз. Карны түтәлләргә, җимеш куаклары һәм агачлар төбенә тарату эшенә керешегез. Җиңелчә таптарга да киңәш ителә. Бу гамәл дымны озаграк сакларга мөмкинлек бирә. Шулай ук үсемлекләрнең тамыр системасын да туңудан саклый. Бакча тирәли койма буендагы карны таптап чыгу да артык булмас. Монысы бакчаны куяннар һәм кыр тычканнарыннан сакларга ярдәм итәр.

Яраларны ямарга
Кар яуганчы җимеш агачларын төрле җайланмалар белән терәтеп куйгансыздыр инде. Югыйсә кар катламы астында аларның ябалдашлары сынарга мөмкин. Әгәр агач сынган икән, дәвалау чарасын күрегез. Кечкенә яра өчен бакча балавызын кулланырга мөмкин. Тирәнрәкләрен бакыр купоросы белән эшкәртергә, аннан соң цемент сылап куярга кирәк. Ябалдашлар ярылып китсә, аларны бер-берсенә тарттырып, бау белән бәйләп куегыз.
Кар катламы күпьеллык чәчәк культураларын, шулай ук куакларны һәм агачларны зәмһәрир суыклардан саклый. Язгы кояш җылысыннан эреп суга әйләнгәч, туфракны дымга баета, үсемлекләрне яз айларында, хәтта җәен дә дымга туендыру чарасы булып тора. Шунлыктан бакчаларда мөмкин кадәр күбрәк итеп кар тотарга кирәк.
Файдасы бик зур. Бер сантиметр кар катламы җирне 1 градуска җылыта.

 

Кар тоту ысуллары
Калканнар. Биеклеге 1 м һәм киңлеге якынча 1,5–2 м булган «калкан»нарны шахмат тактасы тәртибендә тезәләр. Аларны кул астындагы төрле материаллардан ясыйлар.
Чыршы ботаклары. Аларны түтәлләргә, агач төпләренә салып чыгалар. Кар каплап киткәч, ботакларны әкрен генә алып, башка җиргә күчерергә мөмкин.
Үсемлек сабаклары (көнбагыш, кукуруз һ.б.), тамырлар һәм көзен киселгән ботаклар. Боларның барысын да бакча буйлап, кар аз булган җирләргә тараталар яки озын булып үскән үләннәрне ничек бар, шулай язга кадәр калдыралар.
Кар өемнәре. Яхшы итеп кар яуганнан соң 35–40 см биеклектә өемнәр ясыйлар.
Полимер сетканы баганалар арасына тарттыралар, җил юнәлеше үзгәргән очракта күчереп куялар.
Читән коймалар. Читәнне тал чыбыкларыннан, нечкә ботаклардан үрәләр.
Көздән чабылмыйча калган һәм яткан үләннәр. Алар карны бик яхшы тота.
Декоратив коймалар. Чәчәк түтәлләрен бизәү өчен кулланыла торган тәбәнәк коймалар да булыша.
Табигый киртә. Күпьеллык ылыслы үсемлекләрне алдан билгеләнгән план буенча махсус утырталар.

Кимерүчеләрдән саклау
Кимерүчеләр агачның кайрысына зыян салмасын өчен, кибеттән сатып алынган махсус бакча бинты файдаланыла. Аны астан өскә таба агачның кәүсәсе буйлап, кайчакта эре ботакларын да алып, чорныйлар. Бу ысул агачларны туңудан да саклый. Шулай ук агач тирәли тычкан агуы да куеп чыгалар.
Шуны онытмагыз: ел әйләнә тырышып эшләсәң генә, яхшы уңыш алырга була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

Фото:  kakprosto.ru


Фикер өстәү