Фәрит Мөхәммәтшин картлар һәм инвалидлар йортына бүләк ясады

Татарстан Дәүләт Советында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» традицион хәйрия акциясе узды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә акциягә кушылды.

Ул Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Сөембикә» журналларына яздырды.

«Татарстан парламентында Дәүләт Советы утырышы көнне уза торган күркәм традиция бу. Быел да тәнәфестә депутатлар картлар, балалар йортларын, мохтаҗ гаиләләрне яздыра. Бу матбугатны тарату, тиражны арттыру өчен генә түгел, ә халык республика тормышы белән танышып барсын өчен кирәк», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

Дәүләт Советы Рәисе депутатларны да матбугатка язылуда актив булырга өндәде. Алар да республиканың социаль учреждениеләре өчен басма матбугатка язылды.


Фикер өстәү